В
Все
Б
Биология
Б
Беларуская мова
У
Українська мова
А
Алгебра
Р
Русский язык
О
ОБЖ
И
История
Ф
Физика
Қ
Қазақ тiлi
О
Окружающий мир
Э
Экономика
Н
Немецкий язык
Х
Химия
П
Право
П
Психология
Д
Другие предметы
Л
Литература
Г
География
Ф
Французский язык
М
Математика
М
Музыка
А
Английский язык
М
МХК
У
Українська література
И
Информатика
О
Обществознание
Г
Геометрия
Rkkshv
Rkkshv
30.05.2023 06:23 •  Математика

В жилом доме необходимо в комнате площадью 21 кв. м уложить ламинат. В таблице приведена стоимость работ по укладке ламината (в таблице указана цена работ за 1 кв. м. в зависимости от площади помещения).

Определи стоимость работ, если на момент заказа действует скидка 13 %.

Показать ответ
Ответ:
kurotetsu666
kurotetsu666
04.08.2022 06:20
Күренекле рәссам х.  якуповның "хөкем алдыннан" картинасы советлар союзы герое шагыйрь муса җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли. моабит төрмәсе. җәлил хөкем алдыңда, фашистлар аннан сорау алалар. капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашкан. берсе − муса җәлил − шагыйрь, көрәшче. икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар. алгы планда муса җәлил горур басып тора. аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый. төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. бу күренештә муса җәлилнең килеш-торышы нәкъ үзе язган шигырьгә туры килә: мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, үләм икән — үләм аягүрә, белән башым киссәң дә. хөкем итүче фашистлар шагыйрьгә каршы утырганнар. аларның йөзендә борчылу, тынычсызлану сизелеп тора. креслога хуҗаларча киерелеп утырганы м.  җәлилгә гаҗәпләнеп, буйсындырырга көче җитмәүдән, аңа ачу белән карый, аның җиңендә − свастика (фашистлар эмблемасы, очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган төре). аның борчылуын кулында төтенләп, дерелдәп яна торган трубкасы да сиздерә. зур чиндагы фашистларның икенчесе ачуыннан урыныннан сикереп торган, шагыйрьнең буйсынмас характерына аптырап, моны нишләтергә дигән сыман, аңа нәфрәт белән карап тора. ә өченчесе, ачулы каушавын басу өчен, зажигалка кабызып, телефоннан сөйләшә, кемнәндер киңәш, ярдәм сорый булса кирәк: йөзе тынычсыз, хәсрәтле күренә. ишек төбендәге төрмә сакчысының да кичерешләре бик киеренке, җанлы: аның күз карашында шагыйрьнең ныклы ихтыярына, туган иленә турылыклы булуына гаҗәпләнү катнаш соклану чалымнары да сизелә. гүя ул, үз хезмәтенең түбәнлегенә үртәлеп, күңелсез уйларга баткан. тиздән фашизмның җиңеләчәген бүлмә эчендәге җиһазлардан да белергә мөмкин. стенадагы рамда гитлер рәсеменең яртысы гына күренә. бүлмә шактый җиһазлы: люстра, креслолар, зур, авыр өстәл. өстәлдә фашистларның төрле үзәкләрен тоташтыра торган телефоннары, бөркет рәсемле кара савыты һәм өзлексез тартуны белдереп торган тәмәке төпчекләре, ә бераз читтәрәк аларның купшы перчаткалары һәм фуражкалары ята. рәссам харис якупов җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.
0,0(0 оценок)
Ответ:
Игнор1
Игнор1
28.03.2020 09:16

Тема: Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” хикәясе (6 нчы сыйныфта сыйныфтан тыш уку дәресе)

Дәрес тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Максат: 1. Хикәя белән таныштыру, эчтәлегенә төшендерү; текстка караган лексиканы сөйләмдә активлаштыру; укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү; бердәм хезмәттәшлек итәргә өйрәтү; сәнгатьле, йөгерек, дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү.

2. Фикерләү сәләтен үстерү, үзфикерләүне булдыру.

3. Әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Фәнис Яруллин.Сайланма әсәрләр; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, ноутбук.

Таратма материаллар:ак, сары битләр, маркерлар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү. “Хәерле көн, балалар!”

2. Дәреснең максаты белән таныштыру.

- Укучылар, бездә бүген сыйныфтан тыш уку дәресе. Сезгә өйдә Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” хикәясен укып килергә кушылган иде. Без дәрестә аның эчтәлегенә төшенербез, яхшылык һәм яманлык турында сөйләшербез.

II. Актуальләштерү.

Укучыларга “Нәрсә ул яхшылык?” “Нәрсә ул яманлык?” дигән сораулар куела.

Алар үз фикерләрен белдерәләр. Бер-берсен тулыландыралар.

III. Яңа материал.

1. Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән “яхшылык, яманлык” сүзләренең төшенчәсен аңлату.

Яхшылык – файда, уңайлык, изгелек

Яманлык – усаллык, начарлык, әшәкелек.

2. Укучыларга ак кәгазь битләре, маркерлар таратыла. Алар шунда, чиратлашып, әниләренең яхшы сыйфатларын язалар. Шуннан соң бер укучы җавапларны укып чыга. Җаваплар кабатланмаска тиеш.

- Рәхмәт, балалар! Ә без үзебезнең әниләргә борчу китермибез микән? Алар бәхетле булсын өчен сезгә нишләргә кирәк? (тырышып укырга, тәртипле булырга)

Хикәядәге аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик.

3. Сүзлек эше: тап – берәр өслектә аерылып торган нокта яисә мәйданчык

өтеп – яндырып, көйдереп

шомлы – куркыныч

4. Хикәя белән эш.

Өйдә укып килгән “Кояштагы тап” хикәясе буенча сөйләшү.

Хикәядә нинди образлар бар?

Хикәядән әнисе образы турында язылган юлларны табып укыгыз.

Өзектән әнисенең ниләр эшләгәнлеген табып әйтәләр.

Әни кешенең төп сыйфаты – эшчәнлек икәнлеген әйттерүгә ирешү.

Бу хикәядә малайның нинди сыйфатын күрдек?

Иң төп сыйфат: әнисе – эшчән, малай – ялкау икәнлеген күрдек.

Малай урынында булсагыз нишләр идегез? (Җаваплар тыңлана)

Ял итү. Физкультминутка.

IV. Ныгыту.

Укучыларга сорау язылган карточкалар таратыла һәм җавапларын дәрестән чыкканда җыеп алына.

1) Малай кем белән яшәгән? 2) Малайның әнисе нәрсәләр эшләгән? 3) Авыру әнисе малайдан нәрсә сораган? 4) Малай нинди начарлык эшләгән? 5) Бу начарлыкны нәрсә күргән? 6) Кояшта нәрсә калган?

V. Йомгаклау.

1. Сары кәгазьләргә әниләргә теләкләр язалар.

Мәсәлән: Бәхетле бул! Исән-сау бул!

Сәламәт бул! Янәшәмдә бул!

Озак яшә! Кайгы күрмә!

Беркайчан да авырма! Авырма! һ.б.

VI. Өй эше. Әниләр турында мәкальләр язып килергә.

Дәрес “Әни” турында җыр белән тәмамлана. Укучыларга билгеләр кую һәм дәресне тәмамлап, алар белән саубуллашу.

0,0(0 оценок)
Популярные вопросы: Математика
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota Оформи подписку
logo
Начни делиться знаниями
Вход Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота